В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Урамнарда кар төягечләр, катнаш юл машиналары, грейдерлар һәм үзбушаткычлар чыгачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 13-нче февраль). Төнлә Казан урамнарын чистарту эшләрендә 79 юл хезмәте эшчесе һәм 406 берәмлек махсус техника катнашачак, алар арасында – 49 катнаш юл машинасы, 38 "Бошунг” катнаш юл машинасы, 11 кар төягеч, 45 щеткалы трактор, 12 грейдер, 48 фронталь төягеч, 12 “Барсик” минитөягеч, 178 үзбушаткыч һ.б. бар.
Юл хезмәтләре автомобильчыларга машиналарны юлларда озак вакытка калдырмаска киңәш ителә, чөнки алар махсус техника эшенә һәм юлларны тиешле дәрәҗәдә чистартырга комачауларга мөмкин.
13 февральдән 14 февральгә каршы төндә кар түбәндәге участоклардан чыгарылачак: 8 март, Әбҗәлилов, Адоратский, Айвазовский (Зеленая – Бутлеров, Айвазовский һәм Ульянов-Ленин урамнарына менү юлы), Әмирхан пр-ты, Бауман, Бутлеров (Толстой – Лесгафт), Вересаев, Восстание, Гагарин, Мәҗит Гафури, Городская, Даурия, Декабристлар, Гали Динмөхәммәтов, Ишү каналы юлы (Оренбург трактыннан борылыш элмәгенә кадәр), Кол Гали, Курск, Г.Кутуй, Мәсгут Латыйпов, Лена, Малая Заречная, Маяковский (Ульянов-Ленин – Горький), Танк боҗрасы өстендәге күпер, Җиңү пр-ты өстендәге күпер (Ю.Фучик “Проспект” СҮ буйлап Р.Зорге урамына кадәр; Сафиуллин “Дан скверы” тукталышына кадәр; Сыртланова, Ю.Фучик тукт.), Нариманов, Некрасов (Маяковский – Пушкин), Мамадыш тракты, Мөштәри (Щапов – Бутлеров, Бутлеров – Ульянов-Ленин), Осиново, Павлов, Петербург, Пионер, Универсиада пр (Халев – Даурия урамындагы күпер), С.Садыкова, Себер тракты, Спорт, “Казан ярминкәсе” каршындагы туктап тору урыны, Тихомирнов (Миңнуллин – Ипподром, Вишневский – Миңнуллин), Тулпар, Хәсән Туфан, Чернышевский, Ямашев пр., Япеев урамнарында. Вознесенское бистәсендә.
Кар көрәү этаплап башкарыла. Юл челтәренең башка урыннарында бозлавыкка каршы катнашма сибеләчәк һәм катнаш-юл машиналары һәм башка махсус техника ярдәмендә себереләчәк, дип хәбәр итә Тышкы төзекләндерү комитеты.