В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Казанда укучылар саны буенча «Әниләр» мәчете беренче урында тора: ярты еллык курсларга 65 кеше йөргән.
(Казан шәһәре, KZN.RU, 12-нче май). Татарстанда республика мәчетләрендә узган татар теле буенча белем бирү курсларының өченче циклына йомгак ясалды. Дәресләр башланганчы, тыңлаучылар буларак 300-гә якын кеше язылды, әмма укулар башланганнан соң да кабул итүләр дәвам итте. Килеп туган санитар-эпидемиологик вәзгыять шартларында курсларны башлангыч дәрәҗәдә телне үзләштерү турында электрон сертификатлар алган 436 тыңлаучы дистанцион рәвештә тәмамлады.
Укулар атнага ике тапкыр үткәрелде. Уку курсы 48 академик сәгатькә исәпләнгән, аның озынлыгы 6 ай тәшкил иткән (2019 елның 15-нче октябреннән 2020 елның 30-нчы апреленә кадәр). Быел бушлай татар теле курслары Татарстанның 20 мәчетендә республиканың 15 мөхтәсибәтендә оештырылды. Казанда дәресләр «Ризван», «Тынычлык», «Казан нуры», «Гаилә», «Әниләр» мәчетләрендә узды. Соңгысы укучылар саны буенча лидер булды: татар теле нигезләре курсларында 65 кеше укыды.
Интенсив курс программасы татар сөйләм телен өйрәнүгә, ситуатив лексик җыелмаларны үзләштерүгә һәм коммуникатив күнекмәләрне үстерүгә юнәлдерелгән. Моннан тыш, теләге булган һәркем өчен Ислам мәдәнияте белән танышу, шулай ук гарәп тәҗвиденә өйрәнү мөмкинлеге каралган иде.
Укытуга татар теленең тәҗрибәле укытучылары җәлеп ителде. Уку процессын оештыру өчен ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм «Хузур» нәшрият йорты Россия ислам институтының татар теле һәм милли мәдәнияте кафедрасы белгечләре белән берлектә «Татар теле. Башлап өйрәнүчеләр для» («Татарский язык. Для начинающих») уку әсбабын эшләделәр һәм бастырдылар.
Яңа уку елыннан татар теле курсларын үткәрү географиясен киңәйтү планлаштырыла, дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.