Көн дәвамында контакт-үзәк операторлары халыктан уртача 190 мөрәҗәгать эшкәртә.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче февраль). Гыйнвар уртасыннан 122 кайнар линия номеры буенча COVID-19-дан вакцинациягә 1866 татарстанлы, ә ТР Дәүләт хезмәтләре порталы аша 1212 кеше язылган.
Көн саен татарстанлылардан кайнар линиягә уртача 1050-гә якын мөрәҗәгать килә, шуларның 190-ы – вакцинациягә язылу. Эшкәртелгән шалтыратуларның гомуми саны 74 меңнән артып китә, җавап көтүнең уртача вакыты 6 секунд тәшкил итә, ә оператор белән сөйләшү 2,5 минутка якын дәвам итә, дип хәбәр итә ТР Дәүләт идарәсенең цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгының матбугат хезмәте.
Халыкка коронавирусны профилактикалау һәм дәвалау мәсьәләләре буенча 67 оператор, шулай ук телефон роботы Лилия консультация бирә. Татарстанлылар еш кына авыруның беренче симптомнары вакытында гамәлләр тәртибе турында сорый, табибка языла яки медикларны өйгә чакырта, сырхауханәләрнең эш вакытын ачыклый һ. б.