Курсларны тыңлаучылар саны буенча республика 48 төбәк арасында беренче урынны алды.
Фото: Денис Гордийко
Татарстаннан проектта катнашуга якынча 11 мең кеше гариза биргән, шуларның 4,5 меңе генә укуга кертелгән. Быелгы программада катнашкан 48 төбәк арасында бу абсолют рекорд.
Ноябрь дәвамында программада катнашучылар түбәндәге 22 юнәлешнең берсе буенча курс узды: «Сәнгать интеллекты», «Программалаштыру һәм IT-продуктлар булдыру», «Сәнәгать дизайны һәм 3D-модельләштерү», «Киберкуркынычсызлык һәм мәгълүматны яклау», «Цифрлы маркетинг» һәм башкалар. 72 сәгатьлек уку дистанцион форматта алып барылды.
Белем бирү программаларын 112 провайдер тәкъдим итте. Барлыгы программалар каталогы 425 белем бирү курсын үз эченә алды. Тыңлаучылар арасында иң популяр юнәлешләр булып цифрлы маркетинг һәм медиа торды - бу категориягә караган программаларны якынча 30% кулланучы сайлады, дип хәбәр итә ТР Саннар министрлыгы матбугат хезмәте.
«РФ цифрлы икътисады» илкүләм проектының планнары нигезендә, халыкка өстәмә белем бирү программасы 2024 елга кадәр дәвам итәчәк. 2019 елда программа сынау форматында гамәлгә ашырылды, сертификатларны Башкортстан, Татарстан, Тула һәм Ростов өлкәләрендә, шулай ук Саха (Якутия) Республикасында яшәүче 5 мең кеше алды.