В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Һәркем үз хезмәт кенәгәсе мәгълүматларын һәм исемле шәхси счетын читтән торып тикшерә ала
Фото: Денис Гордийко
Шулай да татарстанлылар арасында Социаль фонд тарафыннан электрон рәвештә күрсәтелә торган иң актуаль хезмәтләр түбәндәгеләр: пенсия билгеләү һәм түләү, бердәм пособие билгеләү, ана капиталы чаралары белән идарә итү.
Моннан тыш, дәүләт хезмәтләре порталында булачак пенсионерларга үзләренең электрон хезмәт кенәгәләре мәгълүматларын һәм исемле шәхси счетларын тикшерергә, пенсия тупланмаларыннан бер тапкыр түләү алуга гариза тапшырырга мөмкинлек бирүче сервислар тәкъдим ителгән.
Шулай ук инвалидлыгы булган гражданнар һәм аларның вәкилләре тернәкләндерүнең техник чараларын алуга гариза бирә һәм, махсус урыннарга кую хокукын рәсмиләштерү өчен, автомобильләрен терки ала.
«Фонд хезмәтләреннән файдалану форматын һәркем үзе сайлый: гражданин электрон вариантка өстенлек бирергә яки фондның клиентлар хезмәтенә яисә күпфункцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Республикада клиентлар хезмәтенең 50 дән артык офисы эшли. Моннан тыш, контакт-үзәк операторлары көн саен 100 дән артык шалтырату кабул итә. Алар күп кенә мәсьәләләрне читтән торып хәл итүгә ирешәләр», – дип билгеләп үтте Россия Социаль фондының Татарстан бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин.
Өстәмә мәгълүматны Россия социаль фондының Бердәм контакт-үзәге телефоны буенча алырга мөмкин: +7(800)100-000-1 (шалтырату бушлай).