Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
19.04.2026, 09:16

«Каһарманнар эзе буйлап»: Казанның 200 дән артык югары сыйныф укучысы җиңүгә кагылышлы квестта катнашты

Квестта җиңүчеләргә Волгоградка һәм Зөягә юллама, шулай ук театрга билетлар тапшырдылар

Денис Гордийко фотосы

Казанда туган як тарихын өйрәнүне максат итеп куйган, җиңүгә багышланган «Каһарманнар эзе буйлап» дип аталган квест үткәрелде. Чарада Татарстан башкаласының 50 мәктәбеннән 200 дән артык өлкән сыйныф укучысы катнашкан. Алар хәрби корреспондент ярдәмчеләре ролендә Казанның тарихи үзәген өйрәнгән, Советлар Союзы геройларының язмышы, Бөек Ватан сугышы елларында фидакарьләрчә хезмәт иткән тыл предприятиеләре һәм госпитальләренең эше белән танышкан.

Квест маршруты шәһәрнең Бөек Ватан сугышы тарихы белән бәйле барлык истәлекле урыннарны исәпкә алып төзелгән: укучылар сугыш елларында башкалабызга эвакуацияләнгән халык өчен госпиталь булып торган 80 нче мәктәпкә кагылышлы, Ватан каһарманнары Владимир Николаев, Иван Кабушкин һәм Муса Җәлилнең мемориаль такталары белән бәйле биремнәр үтәгән. Яшүсмерләр VR-аппаратура ярдәмендә интерактив эшләр башкарып, архив материалларын өйрәнгән.

Ярыш нәтиҗәләре буенча Н.И. Лобачевский исемендәге лицей укучылары беренче урынга лаек булып, аларга герой-шәһәр Волгоградка юллама бирелгән. Икенче урынга һәм Зөя утрау-шәһәрчегенә юлламага Идел буе районының 19 нчы гимназиясе лаек булган. Бронза медальне һәм театрга билетларны Вахитов районының 80 нче мәктәбенә тапшырганнар.

Проект Президент грантлары фонды ярдәмендә «Социаль үсеш агентлыгы» автоном коммерцияле булмаган оешмасы белән бергә Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе тарафыннан гамәлгә ашырылган.

Барлык яңалыклар