Юл хезмәтләре казанлылардан юлларның машина йөрү өлеше буенда автомобильләрне калдырмауларын сорыйлар.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче декабрь). 23-нче декабрьгә каршы төндә Казан урамнарын кардан чистартуда 35 юл эшчесе һәм 217 махсус техника, шул исәптән 90 катнаш юл машинасы, 54 трактор щеткасы, 29 үзбушаткыч, 20 фронталь төягече һәм башка техника эшләячәк.
Карны түбәндәге урамнардан чыгару планлаштырыла: 2 нче Тура, Бутлеров, Бохара, Вишневский, Волков, Достоевский, Николай Ершов, Рихард Зорге, Камай, Карбышев, Короленко, Кол Гали, Мәүлетов, Мөштәри, Родина, Сафиуллин, Танк, Фучик, Сибгат Хәким, Чистай урамнары, шулай ук Җиңү проспекты, Себер тракты һәм башка урамнардан.
Кайбер урамнарда катнаш юл машиналарын һәм трактор щеткаларын кулланып, сибү һәм себерү, шулай ук ротор һәм грейдерлар эше башкарылачак, дип хәбәр иттеләр шәһәрнең Тышкы төзекләндерү комитетында.
Юл хезмәтләре казанлылардан үзләренең автомобильләрен юл читендә калдырмауларын сорый, алар махсус техника эшенә комачауларга мөмкин.