Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
16.04.2024, 12:41

Хәйрия акциясе нәтиҗәләре буенча Казанның хайваннар приютына 20 мең сумнан артык акча тапшырылган

Акчадан тыш, шәһәр халкы йортсыз мәчеләргә һәм этләргә азык, ярма һәм дарулар җыйган

Фото: Казан епархиясе матбугат хезмәте

Хәйрия акциясе кысаларында Kazan Shelters хайваннар приюты өчен 20,3 мең сум акча җыелган. Чара узган ялларда Серафим гыйбадәтханәсендә оештырылган.

Якшәмбе литургияләреннән соң приход территориясендә мәчеләр һәм этләр өчен товарлар кабул ителгән – казанлылар алып килгән азык һәм ярмалар шул ук көнне приютка тапшырылган.

Шулай ук чара кысаларында макулатура калдырырга мөмкин булган. Кәгазь һәм картонны эшкәртүгә тапшырудан кергән акчалар һәм приход кешеләренең иганәләре Kazan Shelters ихтыяҗларына юнәлтелгән.

Барлыгы 20 мең 360 сум акча җыелган. Акчаның бер өлешен приходның якшәмбе мәктәбе һәм «Үзгәреш» рухи һәм иҗади үсеш инклюзив үзәге тәрбияләнүчеләренең әти-әниләре тапшырган. Анда шулай ук бер атна дәвамында приют өчен азык, ярма, медикаментлар һ.б. җыю оештырылган.

Чараның инициаторы Наталья Шамшур битараф булмаган һәм кулдан килгәнчә ярдәм күрсәткән, шулай ук макулатураны сортларга аеруда һәм төяүдә, азык-төлек һәм башка әйберләр кабул итүдә катнашкан яшь волонтерларга рәхмәт белдерде.

Kazan Shelters приюты 10 ел элек Валерия Сабирҗанова һәм Елена Игнатьева тарафыннан оештырылган. KZN.RU порталы хәбәрчесе мәчеләр һәм этләр бергә дус-тату яши торган йортта булып кайтты, Казан зооактивистларының тормышыннан кызыклы фактларны ачыклады, приютта яшәүче җан ияләре һәм аларның хуҗалары көн саен нинди авырлыклар белән очрашуын белде. Материалны сылтама буенча укырга мөмкин.

Барлык яңалыклар