Тапшырылган гаризалар нигезендә Россия социаль фонды 1,3 млрд сум акча күчергән
Фото: Денис Гордийко
Торак шартларын яхшырту республикада ана капиталы белән идарә итүнең иң популяр юнәлеше булып кала. Программа гамәлгә ашырыла башлаган вакыттан алып бүгенге көнгә кадәр 300 меңнән артык татарстанлы әлеге мөмкинлектән файдаланган.
Торак шартларын яхшыртуга акчаны балага өч яшь тулгач кына юнәлтергә мөмкин. Кагыйдәдән чыгарма – ана капиталын төп бурычны яки ипотека буенча беренчел кертемне түләү өчен файдалану. Бу очракта акчаны бала туганнан соң яки уллыкка бала алганнан соң ук торак сатып алуга тотарга була.
Сертификаттан файдалануга гаризаны дәүләт хезмәтләре аша яки банкта кредит рәсмиләштергән вакытта юлларга мөмкин. Моның өчен Россия Социаль фонды республиканың кредит оешмалары белән мәгълүмати хезмәттәшлек турында килешү төзеде.
Ведомствода хәбәр итүләренчә, өстәмә мәгълүматны Россия Социаль фондының бердәм контакт-үзәге телефоны буенча ачыкларга мөмкин: +7(800)100-00-01 (шалтырату бушлай).