В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ике ай эчендә төрле юнәлешләр буенча 90 дәрес үткәрелгән
Денис Гордийко фотосы
12 февральдән 5 апрельгә кадәр дәвам иткән күнекмәләрне махсус сертификаты булган 25 тренер үткәргән. Тимераякта һәм чаңгыда шуу, цигун гимнастикасы, Скандинавия йөреше, шулай ук функциональ күнекмәләр халык тарафыннан яратып башкарылган.
Проектта 20 яшьтән 70 яшькә кадәрге башкала халкы катнашкан. Яшьләр күбесенчә актив юнәлешләрне сайлаган, өлкән яшьтәгеләр исә цигун гимнастикасына һәм скандинавия йөрешенә өстенлек биргән.
Җәйге күнекмәләр май аенда, бәйрәмнәрдән соң башлана, дип хәбәр итә «Йорт янында спорт» проекты матбугат хезмәте.
Исегезгә төшерәбез, узган ел «Йорт янында спорт» проектының җәйге сезонында 12 меңнән артык шәһәр кешесе катнашты. Башкаланың 45 ноктасында 24 юнәлеш буенча 550 күнекмә уздырылды.