Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
30.10.2024, 14:34

Быел талпан тешләү аркасында 12 меңнән артык татарстанлы медицина хезмәткәрләренә мөрәҗәгать иткән

Бу 2023 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 25% ка югары

Татарстанда быел талпан тешләү аркасында медицина учреждениеләренә 12 мең 552 кеше мөрәҗәгать иткән. Талпан инфекцияләре һәм бөер синдромы белән геморрагик бизгәк сезоны ахырына якынлаша, шуның белән бергә КРВИ һәм грипп белән авыручылар саны арта бара. Моннан тыш, республикада бер атна эчендә үпкә ялкынсынуы белән авыручылар саны 15% ка арткан. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

«Агымдагы эпидемиологик сезон эчендә медицина оешмаларына талпан тешләүләре буенча мөрәҗәгать итүчеләр саны узган елның шул ук чорына караганда 25% ка югарырак иде», – дип билгеләде спикер. Любовь Авдонина күрсәткечләр үсешенең сәбәбен искә төшерде: бу җылы иртә килгән яз аркасында булды – татарстанлылар табигатькә ешрак чыга башладылар. Шулай ук статистикага көзге матур һава торышы да йогынты ясады. Быел талпаннар активлыгын озак саклый.

Узган эпидемиологик сезонда республикада талпан энцефалитының тугыз очрагы һәм боррелиозның 31 очрагы теркәлгән. Шул ук вакытта геморрагик бизгәк йоктыручылар саны кимегән – 262 йоктыру очрагы теркәлгән.

«Сезон тәмамланды диярлек, әмма көз көне авыру куркынычы әле дә саклана. Быел очраклар саны, узган ел белән чагыштырганда, өч тапкырга кимеде», – дип хәбәр итте Любовь Авдонина.

Ул бу авыруларга алмашка башкалар – кискен респиратор вируслы инфекцияләр һәм грипп килүен өстәде. 30 нчы атнадан күтәрелеш күзәтелде. Ул тугыз атна дәвам итте: һәр җиде көн саен авыручылар саны 15% ка артты. Шул ук вакытта 40 нчы атнадан вәзгыять тотрыкланды.

Бүгенге көндә менә өч атна дәвамында авырулар саны бер үк дәрәҗәдә тора. 43 нче атна эчендә күрсәткечләр алдагы күрсәткечтән 9% ка түбәнрәк һәм узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 17% ка кимрәк. Гомумән алганда, КРВИ һәм грипп белән авыручылар саны эпидемия бусагасыннан 29% ка түбәнрәк», – дип статистика мәгълүматлары китерде чыгыш ясаучы.

Инфекция йоктыру очракларының кимүе узган атнада күп кенә коллективларның таркалуы белән бәйле: балалар каникулга чыкты, студентлар дистанцион рәвештә укыды. Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары сүзләренә караганда, хәзерге вакытта грипп өлеше зур түгел – авыруларның гомуми саныннан 1,5% дәрәҗәсендә. Халык арасында нигездә грипп булмаган этиологияле вируслар йөри; алар арасында сезонлы коронавирус һәм риновирус өстенлек итә.

Вакцинация шулай ук дәвам итә. «Яшәү урыны буенча медицина оешмасында прививка ясатырга мөмкин. Шулай ук һәр эш бирүче үз хезмәткәрләрен предприятиенең шәхси акчалары хисабына ирекле медицина иминияте кысаларында вакциналый ала», – дип билгеләде Любовь Авдонина.

Мәгариф учреждениеләрендә фильтрлар элеккечә актуаль. Сентябрьдән Казан мәктәпләрендә барлыгы алты меңнән артык укучы дәресләргә кертелмәгән. «Бу температурасы булган яки катараль вирус инфекцияләре симптомнары булган балалар», – дип аңлатты спикер.

Татарстанда хастаханәдән тыш үпкә ялкынсынуы белән авыручылар саны күбәйгән. Узган атна белән чагыштырганда күрсәткеч 15% ка арткан. Нигездә ике яшькә кадәрге балалар һәм 60 яшьтән өлкәнрәкләр авырый.

Любовь Авдонина республика халкына профилактика чараларын үтәүне искәртеп мөрәҗәгать итте: өлкән яшьтәге кешеләргә массакүләм чараларга һәм җәмәгать урыннарына баруны чикләргә, кирәк булса, битлекләрдән файдаланырга киңәш ителә.

Татарстанда коронавирус инфекциясе буенча тотрыклы вәзгыять саклана. «Шулай ук 30 нчы атнадан бераз үсеш билгеләп үттеләр, бүгенге көндә вәзгыять идарә итәрлек, узган елның шул ук чорыннан 12% ка түбәнрәк», – дип билгеләп үтте чыгыш ясаучы.

Кызамык белән авыру буенча да тотрыклылык күзәтелә. Ай саен 10-15 авыру очрагы теркәлә. Шулай ук бума ютәл (коклюш) белән зарарланучылар саны да кимеде: кимү быел март аеннан күзәтелә.

Барлык яңалыклар