В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Комплектларга гигиена чаралары, пеленкалар, кышкы комбинезон, юрган һәм башка әйберләр кергән
Фото: Денис Гордийко
Ярдәм чарасын беренче бала туганда керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган гаиләләр ала. Ел саен комплектларны 3 меңләп татарстанлыга тапшыралар. Бу хакта туры эфирда ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова җиткерде.
Күптән түгел төбәктә 10 ел эчендә күп балалы гаиләләр саны 50 меңгә кадәр ике тапкыр артканлыгы хәбәр ителде. Мондый күрсәткечләргә Татарстанда «Демография» илкүләм проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә ирешелгән, бу социаль ярдәм чараларына, мәшгульлеккә ярдәм итүгә һәм өлкәннәргә ярдәм күрсәтүгә тәэсир иткән.