В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Хезмәттән «Казан транспорт» кушымтасы ярдәмендә файдаланырга мөмкин
Татарстан башкаласында 12 мең 691 пассажир трамвайларда һәм троллейбусларда йөрү өчен геолокация һәм QR-код буенча түләгән. Хезмәтне моннан бер ай элек эшләтеп җибәрделәр. Ул «Казан транспорт» мобиль кушымтасында мөмкин. Мондый мөмкинлек барлыкка килгәннән бирле шәһәр халкы һәм кунаклары сервисны 89 мең тапкырдан артык урнаштырганнар, дип хәбәр итә «Метроэлектротранс» МУП матбугат хезмәте.
Кушымта аша билет алу өчен аңа банк картасын бәйләргә кирәк. Аннары Bluetooth ны кушарга һәм геолокация белән уртаклашырга кирәк. Программа кулланучының координаталарын транспорт урыны белән чагыштыра һәм юл өчен түләүгә сорау җибәрә.
Шулай ук җир өсте электр транспортында кушымта аша йөрү өчен түләргә мөмкин булган QR-кодлы мәгълүмати стикерлар яңартылды.
Исегезгә төшерәбез, бүгенге көндә линиягә чыга торган барлык 244 берәмлек җир өсте электр транспорты кондукторсыз түләү системасына күчерелгән. Пассажирлар кулдан акча белән машина йөртүчедән исәпләнергә мөмкин.