Аларның 86 сы фатирны социаль ипотека программасы буенча сатып алган
Фото: Денис Гордийко
Төзелеш тармагы турында сөйләгәндә, район администрациясе башлыгы Фәнис Нурмөхәммәтов 2023 елда гомуми мәйданы 62 мең кв.м булган биш йортның файдалануга тапшырылуын билгеләп үтте. Быел мәйданы 100 мең кв.м булган тагын биш бина төзелешен тәмамлау планлаштырыла.
2023 елда районнардагы предприятиеләрнең икътисади яктан үсеше күзәтелгән: эре һәм урта бизнес субъектларында акча әйләнеше – 130,6 млрд сумны, сәнәгать җитештерүе индексы –116,8% ны, чиста табыш 7,8 млрд сумны тәшкил иткән.
Эшсезлек дәрәҗәсенең түбәнәюе күзәтелә. Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә 454 кеше теркәлгән, бер эшсезгә дүрт вакансия туры килә.
Узган ел Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында эшләүче казанлылар саны шәһәрнең барлык эшләүче халкының 19% ын тәшкил иткән. «Ведомстволарның һәм халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрү мәсьәләләре буенча территориаль комиссиянең уңышлы хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә хезмәт хакы буенча 6,8 млн сум күләмендә бурыч түләнде», – дип билгеләп үтте спикер.
Аның фикеренчә, теркәлгән шәхси эшмәкәрләр һәм үзмәшгульләр саны буенча да эшлекле активлык үсеше турында фикер йөртергә мөмкин – бер ел эчендә аларның саны 11 гә һәм 28% ка арткан.
Диләрә Гафурова