В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бүгенге көндә шәһәрдә 520 үзирекле кеше исәпләнә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы апрель). Узган тәүлектә Казан волонтерлары дару һәм азык-төлек китерү буенча 116 заказ үтәгән. Шәһәр штабы эшли башлаганнан бирле волонтерлар өлкән яшьтәге кешеләрнең үтенечләре буенча 1872 тапкыр чыккан.
Бүгенге көндә шәһәрдә 520 үзирекле кеше исәпләнә, алар өлкән кешеләргә азык-төлек һәм дарулар китерү белән ярдәм итә: волонтерлар моны җәяү, машиналарда, мотоциклларда һәм микроавтобусларда башкаралар.
Алар шулай ук азык-төлек җыелмаларын «Бәхетле» кибетләре челтәреннән китерү белән ярдәм итәләр. Ярдәм алучылар арасында ялгыз аз керемле пенсионерлар, инвалидлар, күп балалы гаиләләр, операциядән соң якыннары ярдәменнән мәхрүм калган кешеләр, ике оныгын тәрбияләүче әби-опекун бар. Билгеләп үтик, 2-нче апрельдән мохтаҗларга 893 тартма азык-төлек китергәннәр, барлыгы 1503 җыелманы тапшыру планлаштырыла.
Нәтиҗәдә, бүгенге көндә казанлылар хәйриячеләр белән бергә шәһәребезнең 3300-дән артык кешесенә ярдәм иткән.
Исегезгә төшерәбез, Казанда коронавирус инфекциясе таралу куркынычы аркасында үзизоляция гомуми режимы гамәлдә булган чорда авыр тормыш хәлендә булган кешеләргә шәхси компанияләр дә, волонтерлар да, хәйрия фондлары да ярдәм күрсәтә башлады. Мисал өчен, Казанның мохтаҗ пенсионерлары өчен 10 мең азык-төлектән торган «Яхшылык тартмасы» KazanExpress компаниясе тарафыннан формалаштырылган.
«Ярдәм» хәйрия фонды волонтерлары да мохтаҗларга ярдәм итә: алар апрельдән көн саен шәһәр халкына - сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә, ялгыз пенсионерларга һәм аз керемле кешеләргә кайнар ашлар белән бушлай ланч-бокслар тарата.
Моннан тыш, көн саен Казан волонтерлары коронавирус инфекциясе корбаннары булу куркынычы янаган төркемдәге өлкән яшьтәге шәһәр халкына азык-төлек һәм дарулар китерә. Азык-төлек һәм дарулар китерү буенча пенсионерлардан, шулай ук волонтер булырга теләүчеләрдән заявкалар «Ачык Казан» системасы сайтында яисә +7(843)236-41-23 (теләсә нинди телефоннардан), 063 (шәһәр телефоннарыннан) телефоннары аша кабул ителә.
Туганнары коронавирус белән авырган казанлылар волонтерларга ярдәм сорап мөрәҗәгать итә ала. Карантинда утырган кешеләр белән элемтәдә булган затлардан гаризаларны Гомумроссия халык фронты бердәм штабындагы кайнар линия телефоны буенча кабул итәләр: +7(800)200-34-11. Волонтерлар мөрәҗәгать итүчеләргә кирәкле продуктлар һәм даруларны китерә. Моннан тыш, карантинда утыручы казанлылар ярдәм сорап +7(843)272-16-73 номеры буенча мөрәҗәгать итә ала. Үзиреклеләр гаризаны кабул итәчәк һәм күрсәтелгән адрес буенча кирәкле продуктлар һәм даруларны китерәчәк.