Татарстан буенча күрсәткечләр уртача күпьеллык дәрәҗәдән 22,6% ка югарырак
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 6 нчы июль). Эпидемия сезоны башланганнан бирле Татарстанның медицина оешмаларына талпан тешләгәннән 6122 кеше мөрәҗәгать иткән, шуларның 1310 ы – казанлы. Республика күрсәткечләре узган елгы күрсәткечләргә охшаш, әмма күпьеллык уртача күрсәткечтән 22,6% ка артык.
Республиканың 30 административ территориясе, шул исәптән Казан, талпан вирусы энцефалиты буенча эндемик булып тора. Бу территорияләрдә талпан тешләү очракларының 83,5% ы булган.
Республикада талпаннарга каршы эшкәртүне 2811,3 гектар мәйданда үткәргәннәр. Җәйге сәламәтләндерү оешмаларында 608,9 гектар мәйдандагы участокларны эшкәрткәннәр. Исегезгә төшерәбез, Казанда эшләр Горький исемендәге, Җиңү, «Континент», Урицкий исемендәге, «Черек күл», «Крылья Советов» паркларында, Наратлыкта, Горки-Әмәт урманында һәм башка территорияләрдә үткәреде.
Республиканың 7564 кешесе, шул исәптән 902 бала, талпан вирусы энцефалитыннан прививка ясаткан, дип хәбәр иттеләр Россия кулланучылар күзәтчелегенең ТР буенча идарәсендә.
Исегезгә төшерәбез, талпан тешләгән очракта мөмкин кадәр тизрәк медицина оешмасына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Аннан соң энцефалитны профилактикалау кирәкме-юкмы икәнен ачыклау өчен аны лаборатория тикшерүенә китерү зарур.
Медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итү мөмкинлеге булмаса, талпаннарны үзеңә алырга кирәк. Тешләнгән урынны теләсә нинди чара (спирт яки йод) белән дезинфекцияләргә, аннан соң кулларны сабын белән яхшылап юарга онытмагыз. Алынган талпанны, герметик рәвештә ябыла торган савытка салып, тикшерүгә Сеченов урамы, 13а адресы буенча урнашкан ТР Гигиена һәм эпидемиология үзәгенә алып бару сорала. Тулырак мәгълүматны +7(843)221-79-12, +7(843)221-79-07 телефоннары буенча белешеп була.