В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Табиблар барлыгы 7,1 мең чакыру кабул иткән
Фото: Марат Мөгыйнов
Узган атнада, 1 нче апрельдән 7 нче апрельгә кадәр, ТР башкаласының ашыгыч ярдәм хезмәте 7102 чакыру үтәгән, шуларның 1245 очрагында табиблар җәмәгать урыннарына чыккан.
Бәхетсезлек очракларына ашыгыч ярдәм бригадалары 635 тапкыр чакырылган. Юл-транспорт һәлакәтләре урыннарыннан 34 шалтырату килгән, аварияләрдә 37 кеше җәрәхәтләнгән, шуларның 26 сын медицина учреждениеләренә алып киткәннәр. Янгынга бригадалар 18 тапкыр чыккан, дүрт кеше зыян күргән. Бер кеше һәлак булган.
Иң күп шалтыратулар – 6403 – төрле авырулар аркасында ярдәм сорап мөрәҗәгать итүгә бәйле булган. Кискен миокард инфаркты аркасында табиблар – 43 тапкыр, баш мие кан әйләнеше кискен бозылу сәбәпле 103 тапкыр чыкканнар. Бала тудыру уңаеннан 64 тапкыр чакырылганнар.
Узган атна белән чагыштырганда, авырулар, бәхетсезлек очраклары һәм бала табу хисабына үтәлгән шалтыратулар саны 223 кә артты, дип хәбәр иттеләр Казанның «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесендә.