Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.03.2022, 11:50

Мөселманнар өчен изге Рамазан ае 1 нче апрельдә кояш баеганнан соң башланачак

Бер ай дәвамында мөселманнар ураза тотачак.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 15 нче март). 1 нче апрельдә кояш баеганнан соң мөселманнар өчен изге Рамазан ае башлана, аның дәвамында дин тотучылар тәүлекнең якты вакытында ураза тотачаклар. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең Казыйлар советы утырышында аңа әзерлек турында фикер алыштылар.

Беренче чиратта хәзрәтләр уразаның башлануын һәм тәмамлануын билгеләде. 1 нче апрельдә ахшам намазыннан соң беренче тәравих намазы укылачак. 2 нче апрельдә ураза башлана, ә 30 нчы апрельдә соңгы тәравих намазы булачак. 1 нче май уразаның соңгы көне буларак билгеләнде. Быел Ураза гаете 2 нче майга туры килә.

Утырыш барышында нисаб, фитыр һәм фидия сәдакалары күләмнәре билгеләнде. Дин әһелләре зәкят түләү өчен нисабны 620 мең сум күләмендә билгеләде (алтын буенча). Фитыр сәдакасы түләү өчен нисаб күләме — 58 мең сум (көмеш буенча), фитыр сәдакасының минималь күләме – 150 сум, ә зәкят чыгару мөмкинлеге булганнарга 800 сум итеп түләргә тәкъдим ителә. Моннан тыш, сәламәтлек торышына бәйле рәвештә ураза тота алмаган һәм аны башка вакытта да каза кылып үти алмаучылар өчен тотылмый калган һәрбер көн өчен 300 сум күләмендә фидия билгеләнде, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар