В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чарада икенчел чимал һәм йортсыз хайваннар өчен азык кабул ителәчәк
(Казан шәһәре KZN.RU, 18 нче октябрь). Казанда 22 нче октябрьдә «Яшел система» экологик бәйрәме узачак. Программада – своп, мода турында лекция, мастер-класслар һәм уеннар.
Шәһәрлеләр экологик товарлар сатып ала һәм китаплар, уенчыклар һәм киемнәр белән алмаша алачак (ул чиста булырга тиеш). Икенчел чимал җыю зонасында волонтерлар макулатура, дисклар, дару блистерлары, теш щеткалары, пластик карталар һәм башка фракцияләр кабул итәчәк.
Приют хайваннарына ярдәм итәр өчен, «Лапа» хәйрия оешмасы азык, агач сеңдергечләр, муенсалар, мискалар һәм йон юрганнар җыячак, дип хәбәр ителә «Вконтакте» социаль челтәрендәге «Экологично» төркемендә.
Бәйрәм 12:00 сәгатьтән 14:30 сәгатькә кадәр Академик Королев урамы, 47 адресы буенча урнашкан «Мәскәү» мәдәният үзәгендә узачак.
Исегезгә төшерәбез, мондый чара Казанда сентябрьдә дә узды. Аны 300 гә якын шәһәрле караган, алар 217 килограммнан артык икенчел чималны эшкәртүгә тапшырган.