В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ике очракта да автомобиль йөртүчеләр вакыйга урыныннан качкан.
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче октябрь). Казанда җәяүлеләрне бәрдерү очрагының шаһитларын эзлиләр. Ике очракта да автомобиль йөртүчеләр вакыйга урыныннан качкан.
24-нче октябрьдә 7.35 сәгатьтә Дубравная урамындагы 5-нче йортның 1-нче корпусы янында 8 яшьлек баланы бәрдереп киткәннәр. Вакыйга нәтиҗәсендә баланың оча-бот буынының йомшак тукымалары җәрәхәтләнгән.
Шул ук көнне, 24-нче октябрьнең 15.30 сәгатендә Степан Халтурин урамы буенча урнашкан 10-нчы номерлы йорт каршында 71 яшьлек хатын-кызны бәрдергәннәр, ул рөхсәт ителмәгән урында юлны чыккан. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә зыян күрүченең сул як миенең түбә өлешенә һәм сул тез буынының йомшак тукымаларына зыян килә..
Казан дәүләт автоинспекциясе әлеге һәлакәт шаһитларыннан түбәндәге телефоннар буенча элемтәгә чыгуларын сорый: (843) 5-333-819, 5-333-848.
ЮХИДИ машина йөртүчеләргә юл-транспорт һәлакәте урынын калдырган өчен транспорт чаралары белән идарә итү хокукыннан бер ел ярымга кадәр мәхрүм итү яки 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алу рәвешендә җәза каралганлыгын искә төшерә.