Уникаль театральләштерелгән тамашага теләге булган һәркем чакырыла.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 8-нче июнь). Бүген кич Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры мәйданында, Якутия көннәре кысаларында, Казанда театральләштерелгән яктылык тамашасы узачак.
Камал театры баскычларында 12 метр биеклектәге төрки чатыр төзелгән. Ул күләмле видеопроекция өчен зур экран булып хезмәт итәчәк. Тамаша кунаклары борынгы тарихтан кызыклы картиналар күрә, шулай ук татар патшасының улы Төньяк төркиләрнең ата-бабасына әверелүе һәм аларга үз халкының гореф-гадәтләрен ничек тапшыруы турында белә алачак.
Яктылык тамашасыннан соң теләүчеләр якут театры Олонхо спектаклен карарга кала алачак. Ул ачык сәхнәдә күрсәтеләчәк. Яктылык тамашасы 21:00 сәгатьтә башлана. Керү ирекле.
Моннан тыш, «Мир» кинотеатрында бүген «Олонхо җире легендалары» якут киносы фестивале башлана . Сеансларга керү бушлай.