Тантана трансляциясен «Россия 24» һәм ТНВ телеканалларында карарга мөмкин булачак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы август). 27-нче август 19.00 сәгатьтә «Казан Арена» стадионында 45-нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатының ябылу тантанасы узачак. Тантана трансляциясен «Россия 24» һәм ТНВ телеканалларында карарга мөмкин булачак.
Чемпионатта катнашучыларны бүләкләү тантананың төп вакыйгасы булачак. Ябылу тантанасында җиңүчеләр игълан ителәчәк, моннан тыш, һәр җыелма командада иң күп балл җыйган иң нәтиҗәле катнашучыларның (Best of nation) исемнәре билгеле булачак.
Тантанада артистлар Леван Горозия, Димаш Кудайберген, Zventa Sventana, Brio Sonores, шулай ук Светлана Лобода һәм Филипп Киркоров катнашачак.
Ярышлар ябылу тантанасында WorldSkills дөнья хәрәкәте әләме киләсе чемпионатны оештыручы-шәһәргә - Шанхайга тапшырылачак, дип хәбәр итә 45-нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты матбугат хезмәте.
Тантанага билетларны WorldSkills Kazan 2019 сайтында, шулай ук «Казан Арена» стадионы кассаларында сатып алырга мөмкин (көн саен 10.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр). Бәясе - 300-1000 сум. Билетлар сатып алу белән бәйле барлык сораулар буенча call-үзәккә мөрәҗәгать итәргә мөмкин: 8-800-600-62-83 (көн саен 8.00 сәгатьтән 20.00 сәгатькә кадәр).