Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.02.2022, 09:22

Светлана Гобәйдуллина: «Коронавирус балаларга бик йокмый, ана карынында зарарлану сирәк була»

COVID-19 йөклелек чорына ничек йогынты ясый һәм булачак әниләрне ничек дәвалыйлар – KZN.RU материалында.

Фото: С.Гобәйдуллинаның шәхси архивыннан

(Казан шәһәре KZN.RU, 25 нче февраль, Алинә Бережная). Коронавирус инфекциясе зур тизлек белән бөтен дөнья буйлап таралды. Әгәр пандемия башында куркыныч астында беренче чиратта өлкән буын вәкилләре булса, хәзер COVID-19 беркемне дә аямый. Табиблар авырлы хатын-кызларга да аерым игътибар бирә.

2020 елда, инфекция тарала башланганда гына, Казанда авыручы йөкле хатын-кызларның югары саны декабрь ахырына туры килде – бер үк вакытта 100 дән артык пациент медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итте. 2020 елда COVID-19 белән 510 йөкле хатын-кыз авырган. 2021 елда коронавирусны 1765 бала көтүче йоктырган, зарарлану пигы сентябрь-октябрьгә туры килгән. Хәзер табиблар күзәтүендә 236 пациент кала. Йөклелек чорына COVID-19 ничек йогынты ясый, вирус балага тапшырыламы һәм булачак әниләрне ничек дәвалыйлар, боларның барысы турында KZN.RU порталы укучыларына Медицина университеты клиникасының йөклелек патологиясе бүлеге мөдире, вакытлы йогышлы акушер-гинекология бүлеге мөдире Светлана Гобәйдуллина сөйләде.

«Омикрон – ул ОРВИ түгел, тынычланырга иртә»

Светлана Владимировна, авырлы хатын-кыз өчен инфекция нәрсә белән куркыныч?

Йөклелек вакытында хатын-кызның иммунитеты төшә, димәк, ул инфекцияләргә күбрәк бирешә, шул исәптән иммунодефицит халәте китереп чыгара торган коронавируска да. Шулай ук COVID-19 вакытында канның оюы күзәтелә, ул йөкле хатыннарга да хас. Боларның барысы да тромбозга китерергә мөмкин, ә иң куркынычы – кендек тромбозы, аның аркасында баланы карында килеш югалтырга мөмкин.

Боларны булдырмас өчен, йөклеләрне дәвалауны стационарда гына үткәрәләр. Табиблар шулай итеп ана һәм баланың хәлен контрольдә тота, анализлар ала, динамиканы күзәтә, тикшерүләр уздыра һәм башкалар. Өйдә бу процедураларны үткәрү кыен.

Британия штаммы, дельта, омикрон... Штаммга карап, авыруның ничек узуы аерыламы?

Пандемия башланган вакытта, табиблар авырлылар коронавируска бирешми дип уйлады, хатын-кызларның авыру очраклары бик аз иде. Әкренләп вәзгыять начарлана башлады, һәм һәр яңа штамм үз үзенчәлекләре белән аерылып торды.

Дельта штаммы шунда ук үпкәләргә зыян салды, пациентларны дәвалаганда иң көчле препаратлар кулланылды. Хәзер коронавирус үзгәрде, аның йогышлылыгы 20 тапкыр артты, шуңа күрә кешеләр аның белән ешрак авырый. Әгәр гаиләдә берәрсе авырып китсә, барысы да йоктырачак, бары тик симптомнар төрле вакытта барлыкка килә, һәм авыруны һәр кеше төрлечә кичерәчәк.

Шул ук вакытта омикрон – ул ОРВИ түгел, җиңеләергә иртә. Яңа штамм үпкәләрне сирәк зарарлый, ләкин аның каравы югары сулыш юлларына йогынты ясый, һәм авыру озаграк дәвалана. Шулай ук пациенткаларда югары температура күзәтелә. 39 градуслы суга кулыгызны тыгып карагыз әле – сез пешәчәксез. Ә хәзер бала белән ниләр булуын күз алдына китерегез – ул әнисенең тән температурасыннан «кайный» диярлек.

Коронавирус йөкле хатын-кыз организмына триместрга карап ничек йогынты ясый?

Беренче триместрда хатын-кызның баланы төрле инфекцияләрдән саклый торган соңгылыгы юк, шуңа күрә бала зәгыйфь. Кызганычка каршы, практика шуны күрсәтә: коронавирус белән 12 нче атнага кадәр (беренче триместр) авырган хатын-кызлар еш кына йөклелекне өзә, чөнки теләсә нинди инфекция балада ничек булса да чагылырга мөмкин. Тик бу инде аларның шәхси карары, чөнки COVID-19 йөклелекне өзүгә күрсәткеч түгел.

Икенче һәм өченче триместрларда, соңгылык инде формалашкач, йөкле кешеләрдә коронавирусны дәвалау җиңелрәк, бүгенге көндә бик нәтиҗәле препаратлар бар.

«Коронавирус вакытыннан алда бала табуга китерми»

COVID-19 белән авыручы йөкле хатын-кызлар вакытыннан алда бала таба аламы?

Шуны аңларга кирәк, коронавирус үзе вакытыннан алда бала табуга китерми, әмма ул хатын-кызның хәле авыраюга сәбәп була ала.

Бала табу процессы теләсә кайсы вакытта башланырга мөмкин, күпчелек очракта сабыйлар исән кала, гадәттән тыш хәл килеп туган очракта без хатын-кызны да, бәбине дә коткарабыз.

Яңа туган балаларга килгәндә, 22 атнада дөньяга килгән балаларны карарга өйрәндек. Бу – 600 граммнан 900 граммга кадәр авырлыктагы бәләкәчләр. Аларны карарга авыр, ләкин табиблар дөрес якын килсә һәм ата-аналар сабыр булса, балалар тулаем сәламәт булып үсә.

COVID-19 кесарев кисеме өчен күрсәтмә булып тора микән?

Мәҗбүри түгел. Әгәр пациентканың хәле авыр булмаса, ул үзе таба ала. Әнинең яки баланың гомеренә куркыныч янаса, кесарев кисеме эшләнә. Һәр очрак индивидуаль. Шул ук вакытта коронавирус белән авыручы хатын-кызлар бала табу һәм бала тапканнан соңгы чорны сәламәт килеш бала табучыларга караганда катлаулырак кичерүләрен аңларга кирәк.

Бала ана карынында килеш коронавирус инфекциясе йоктырырга мөмкинме?

Коронавирус балаларга бик йокмый, ана карынында зарарлану бик сирәк була. Кагыйдә буларак, зарарлану бала тапкан вакытта әнисе белән контактта килеп чыга. Әниләре коронавирус белән авыручы яңа туган балаларга без һәрвакыт экспресс-тест ясыйбыз. Бу очракта баланы тугач кичекмәстән кызыл зонадан чыгаралар, һәм аның әнисе белән очрашуы ул тулысынча савыгып беткәч кенә була. Бу эмоциональ яктан авыр, ләкин берни дә эшләп булмый – хәзер шундый вакыт.

«Бала табуга 21 көн кала прививка ясатырга киңәш ителми»

Коронавирус белән авырып киткән йөклеләрне ничек дәвалыйлар?

Йөклеләрне дәвалауның үз протоколы бар. Нигездә, башкаларны дәвалый торган ук препаратлар кулланыла, әмма бала өчен агулы булган дарулар төшереп калдырыла.

Дәүләт йөкле хатыннар турында кайгырта, медицина учреждениеләрен барлык кирәк-яраклар белән тулысынча тәэмин итә. Йөкле хатын-кызларны катгый рәвештә стационарда дәвалыйлар, аларны тиешенчә карыйлар һәм кирәкле ярдәмне күрсәтәләр.

Зарарлануны булдырмый калу өчен нинди профилактика чараларын үтәргә кирәк?

Башкалар үтәгән чараларны ук. Кулларны юарга, антисептиктан файдаланырга, җәмәгать урыннарында социаль дистанцияне сакларга, җәмәгать транспортында йөрмәскә, битлек кияргә һәм вакцина ясатырга кирәк. Безнең вакциналар нәтиҗәле. Практика күрсәткәнчә, прививка ясаткан авырлылар җиңелрәк формада авырыйлар яки бөтенләй авырмыйлар.

Йөклелекнең кайсы срогында вакцинация узарга мөмкин? Һәм ревакцияләнергә кирәкме?

Без йөклелекне планлаштырганчыга кадәр вакцинацияләнергә киңәш итәбез, ләкин өлгермәгән очракта, беренче прививканы 22 атнадан, ә икенчесен 21 көннән ясатырга була. Бала табарга 21 көн кала прививка ясарга киңәш ителми. Шулай ук имезгән вакытта вакцинацияләнергә мөмкин, чөнки ана сөте белән балага коронавирус инфекциясеннән саклаучы антитәнчекләр тапшырыла.

Барлык яңалыклар