Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
12.07.2023, 13:46

«Ут һәм музыка»: Казанда беренче совет аудиовизуаль фестивале торгызылачак

KZN.RU порталы чарага килү өчен биш сәбәпне атады

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 12 нче июль). «Казаноргсинтез» заводы территориясендә 15 нче июльдә «Ут һәм музыка» аудиовизуаль сәнгать фестивале уздырачак. Программада Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Екатеринбургның заманча сәхнә вәкилләренең чыгышлары, медиаинсталляция һәм пластинкаларның махсус җыелмасы булачак.

«Ут һәм музыка» 1960-1990 нчы елларда Казанда үткәрелгән беренче совет аудиовизуаль фестивален яңартачак. Аны «Прометей» эксперименталь эстетика фәнни-тикшеренү институты хезмәткәрләре оештырган, дип хәбәр итә «Смена» заманча мәдәният үзәгенең матбугат хезмәте.

KZN.RU порталы фестивальгә бару өчен биш сәбәпне атады:

1. Концертта Россия һәм халыкара фестивальләрдә зур тәҗрибә туплаган музыкантлар уйнаячак. Алар арасында эксперименталь продюсер һәм аудиовизуаль рәссам Flaty, казанлыларга инде таныш булган музыкант Fjordwalrker, электрониканы катнаштыручы, шулай ук мультиинструменталист Long Arm бар. Программада иң әһәмиятле вакыйгаларның берсе – Казаннан яшь артистка Holofonote һәм җирле медиарәссам Нади Кимельярның коллаборациясе. Чыгыш махсус фестиваль өчен әзерләнгән.

2. Чарада «Прометей» фәнни-тикшеренү институты һәм «Казаноргсинтез» заводы архивлары эшләре нигезендә төзелгән эксперименталь ут медиаинсталляциясен күрергә мөмкин булачак.

3. Фестиваль кысаларында пластинкалар кибете «Электрохимия» җыентыгын тәкъдим итәчәк. Анда илебезнең бәйсез лейблларының яңа релизлары һәм электрон музыканың истәлекле альбомнары кертелгән.

4. Фестиваль кунаклары өчен «Смена» заманча мәдәният үзәгеннән «Казаноргсинтез» заводына һәм кирегә трансфер оештырылган. Сәфәр вакытында ут һәм тавыш синтезының XX гасыр сәнгатен ничек үзгәртүе турында бер серияле подкаст тыңларга мөмкинлек булачак. Чыгарылышны яздыруда музыкант, журналист һәм «Планетроник» подкасты авторы Нико Завриев катнашкан.

5. Фестивальгә керү теркәлү буенча бушлай.

«Ут һәм музыка» «Смена» заманча мәдәният үзәге, Б.Галиев исемендәге «Прометей» аудиовизуаль һәм технологик сәнгатькә ярдәм фонды һәм «Казаноргсинтез» предприятиесе тарафыннан оештырылган.

Барлык яңалыклар