Барлык җыелган акчалар да балаларга ярдәмгә тотыла.
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче март). 6-8 март көннәрендә Казанда «Могҗизалар лавкасы» хәйрия ярминкәсе узачак. Барлык җыелган акчалар да балаларга ярдәмгә тотыла.
«Могҗизалар лавкасы»нда шәһәр халкы һәм кунаклар 8 Мартка сувенирлар һәм бүләкләр сатып ала алачак – чәч өчен каптыргычлар, матур түштамгалар, бизәнгеч әйберләр, фигуралы шәмнәр һәм кулдан эшләнгән сабын, татлы җыелмалар, картиналар һәм уенчыклар, агачтан ясалган эшләнмәләр һәм йортта куллыныла торган файдалы кул эшләнмәләре.
Ярминкә өч көн дәвамында 10.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр түбәндәге адрес буенча узачак: Ибраһимов пр., 56, дип хәбәр итә «Альпари» хәйрия фонды.