В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Көндез термометр баганалары +7 градусны күрсәтәчәк.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 26-нчы октябрь). 27-нче октябрь көнне Казанда аязучан болытлы һава торышы, явым-төшем көтелми. Көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Төнлә минималь температура +1...+1 градус, көндез +5...+7 градус тәшкил итәчәк.
Һава торышы тулаем Татарстан буенча Казанныкыннан аерылып торачак. Синоптиклар көньяк-көнбатыштан исәчәк җилнең көндез секундына 15 метрга кадәр көчәю турында кисәтә.
Төнлә һаваның минималь температурасы +2 градустан -3 градуска кадәр, көндез максималь температура +2 градустан +7 градуска кадәр тирбәләчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.