В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Трофей өчен ил чемпионаты җиңүчесе һәм РФ кубогы иясе көрәшәчәк.
(Казан шәһәре KZN.RU, 23-нче апрель). 27-нче апрельдә Казанда Чирәмдәге хоккей үзәге кырында ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында чирәмдәге хоккей буенча суперкубок матчлары узачак.
Трофей өчен ил чемпионаты җиңүчесе һәм Россия кубогы иясе көрәшәчәк. Беренче суперкубок иясе ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары арасында бердәнбер матчта билгеләнә.
«Динамо-Казан» һәм «Динамо-Электросталь» ирләр клублары арасында Россия Суперкубогы өчен көрәш 15.00 сәгатьтә, «Динамо-Гипронииавиапром» (Казан) һәм «Динамо-ЦОП Москомспорт» (Мәскәү) хатын-кызлар клублары арасында 17.00 сәгатьтә башлана.
Ә 29-нчы апрельдән 6-нчы майга кадәр Чирәмдәге хоккей үзәге кырында ир-атлар һәм хатын-кызлар арасында Россия кубогы уеннары башланачак, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте.