В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бу көнне күрсәтүләр ике мәйданчыкта узачак
Фото: Денис Гордийко
Клоунада жанрындагы кечкенә спектакльне актер һәм режиссер Руслан Риманас һәм актриса һәм режиссер Лилия Әхмәтҗанова иҗат иткән. Тарих заманча мәшгульлек темасына корылган. Өлкән кеше тулысынча эшкә чума һәм якын кешеләрен оныта. Актер белән бергә тамашачылар балачак һәм өй җылысы дөньясы буйлап сәяхәткә чыгачак. Бер актер театры форматы камералы мохит һәм кунаклар белән тере диалог булдырырга мөмкинлек бирә.
Куелыш гаилә аудиториясенә исәпләнгән һәм төрле яшьтәге тамашачыларга кызыклы булачак. Спектакльләр 12:00 сәгатьтә Сәетгалиев исемендәге Мәдәният сарае янындагы паркта, 15:00 сәгатьтә Карбышев урамындагы 15 йорт янында башлана, дип хәбәр иттеләр шәһәрнең Совет районы матбугат хезмәтендә.
Күрсәтүләр «Күрше» республика фестиваленең кышкы сезоны кысаларында уза.