Карарларның күпчелеге муниципаль парковкаларда калдырган транспорт чаралары өчен түләмәүгә бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче октябрь). Агымдагы елның 9 ае эчендә Казанның Административ комиссиясе административ хокук бозулар турында 57 мең 963 карар чыгарган. Хокук бозган кешеләргә 163 миллион 187 мең 600 сум күләмендә штраф салынган.
Карарларның күпчелеге муниципаль парковкаларда калдырган транспорт чаралары өчен түләмәүгә бәйле – 24 мең 392, аларга 58 млн 735 мең сум күләмендә штраф салынган.
“Шәһәр округлары һәм поселоклары территориясен төзекләндерүнең муниципаль кагыйдәләрен бозу” аркасында 4 мең 497 карар чыгарылган һәм 40 млн 232 мең 100 сумга штраф салынган.
5 мең 365 материал “Урам сәүдәсен оештыру тәртибен бозу” өчен чыгарылган, аларга 12 млн 6 мең 700 сум күләмендә штраф салынган.