В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бүгенге көндә ТР башкаласында 100 меңнән артык үзмәшгуль исәпләнә
Фото: Денис Гордийко
«Ел дәвамында үзмәшгульләргә офлайн һәм онлайн форматта мәгълүмати-консультация һәм белем бирү хезмәтләре күрсәтү буенча чаралар үткәрелде. Муниципаль ярдәм сыйфатында даими рәвештә шәһәр мәйданчыкларында, шул исәптән ярминкәләр, Сабантуй, Шәһәр һәм Республика көнендә продукцияне сату өчен бушлай урыннар бирелә», – дип уртаклашты ул.
Илдар Шакиров сүзләренчә, Казанда үзмәшгульләрнең күпчелеге транспорт, матурлык индустриясе, азык-төлек җитештерү һәм онлайн-хезмәт күрсәтү өлкәләрендә эшли. «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру «Үзмәшгульләр эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен уңай шартлар тудыру» проекты кысаларында алып барыла.
Федераль, республика һәм шәһәр ярдәм чаралары турында мәгълүмат Казан Мэриясенең рәсми порталында урнаштырылган.
«Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә ярдәм» илкүләм проектын гамәлгә ашыру буенча чаралар «Предприятиеләрдә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруга адреслы ярдәм» төбәк проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
«Сакчыл җитештерү» юнәлеше буенча проектта катнашучы предприятиеләр үз проектларын гамәлгә ашыру өчен ташламалы финанслау алу мөмкинлеге ала. Моның өчен Татарстан Республикасының региональ компетенцияләр үзәге белән килешү төзергә кирәк. Бүгенге көндә шәһәрнең 94 предприятиесе гариза биргән, шуларның 60 ы документны имзалаган инде.
Мәсәлән, «Нәфис Косметикс» акционерлык җәмгыятендә сыек кер юу чаралары җитештерүне 49% ка арттырганнар, катнашманы әзерләү вакытын 38% ка кыскартканнар, ә гомуми хезмәт җитештерүчәнлеге 15% ка күтәрелгән.