Карар коронавирус инфекциясе таралуны чикләү максатларында кабул ителде.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче март). Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе кайнар линия ачты. Карар коронавирус инфекциясе таралуны чикләү максатларында кабул ителде.
Хезмәт эшчәнлеге мәсьәләләре буенча татарстанлылар эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр +7(843)514-92-21 телефоны буенча мөрәҗәгать итә алалар.
Мәгълүмат алу өчен, республика халкы шулай ук Россия Суд приставларының федераль хезмәтенең рәсми сайтында «Башкарма җитештерүләрнең мәгълүматлар банкы» сервисыннан файдалана, язма рәвештә яисә Россия Россия Суд приставларының федераль хезмәтенең интернет-кабул итү бүлмәсенә мөрәҗәгать итә ала, дип хәбәр ителә ведомство сайтында.