В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Традицион форматта да, гадәти булмаган форматта да – квест һәм экойөгереш рәвешендә - узачак шимбә өмәләре үтәчәк кайбер территорияләр исемлеген тәкъдим итәбез.
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче апрель). 20-нче апрельдә Казанда гомумшәһәр өмәсе узачак. Анда 50 меңнән артык кеше, 2 мең предприятие һәм учреждение катнашыр дип көтелә, 600 берәмлек техника җәлеп ителәчәк.
Быел массакүләм җыештыру урыннарында чүп-чарны аерып җыю оештырылачак - төрле капчыкларга эшкәртелә торган һәм эшкәртелми торган калдыклар аерып тутырылачак. Аерып җыелган чүпне алга таба эшкәртүгә озатачаклар. Җыештыруга халык күпләп чыга торган 80-нән артык урын оештырылачак.
Барлык теләүчеләр дә май бәйрәмнәренә шәһәрне тәртипкә китерүдә ярдәм итә алачак. Традицион форматта да, гадәти булмаган форматта да – квест һәм экойөгереш рәвешендә - узачак шимбә өмәләре үтәчәк кайбер территорияләр исемлеген тәкъдим итәбез.
Паркларда һәм скверларда «Хезмәт десанты», 20-нче апрель, 10.00 сәгатьтә.
20-нче апрельдә «Хезмәт десанты» Казанның 8 паркына һәм скверына төшәчәк: Горки-Әмәт урманына, Җиңү паркына, Урицкий исемендәге, К.Тинчурин исемендәге, «Калейдоскоп», «Черек күл», «Комсомолец» паркларына һәм «Ак чәчәкләр»бульварына.
Генераль җыештыруда катнашучылар парк территорияләрен чүп-чардан чистартачаклар, Һәйкәлләрне, балалар һәм спорт мәйданчыкларын, кече архитектура формаларын юачаклар, коймаларны һәм эскәмияләрне буяячаклар, агачлар һәм куаклар утыртуда катнашачаклар, ә профессионаллар шәһәрлеләргә парк объектларын ничек дөрес карап, ремонтларга кирәклеген күрсәтәчәкләр.
Башка мәйданчыклардагы кебек үк, паркларда чүп-чарны аерып җыю оештырылачак, ә Урицкий исемендәге паркка казанлылар файдаланылган лампочкалар һәм батарейкаларны алып килә алачак.
Өмәләр 10.00 сәгатьтә башлана. Кирәкле барлык әйберләр – махсус фирма эшче алъяпкычлары, перчаткалар, тырмавычлар һәм башка инвентарь шунда ук бирелә. Җыештырудан соң барлык катнашучыларны кайнар чәй белән сыйлаячаклар. Барлык сораулар буенча Парклар һәм скверлар дирекциясенә телефон аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин: +7 (843) 239-44-33.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Горки-Әмәт урманы «ЭКОяз» өмәсенең төп мәйданчыгы булачак. Казанлылар экологик мастер-классларда, экотоварлар ярминкәсендә, конкурсларда катнаша, экотроплар буйлап экскурсиягә бара һәм кыр кухнясының кайнар ашларын татып карый алачак. Шунда ук агач утырту акциясе дә узачак.
Казанлылар Горки-Әмәт урманында икенчел эшкәртүгә электролом (белешмәләр өчен тел. 89179279227), макулатура, батарейкалар, «1 – РЕТ яки РЕТЕ» маркировкасы булган пластик шешәләр (теләсә нинди эчемлекләрдән, көнбагыш маеннан), көнкүреш химиясе өчен булган пластик флаконнар (юу чаралары, сыек порошок, шампунь, юыну өчен гельләрдән), пластик канистрлар, «6-PS» маркировкалы полистиролдан пластик савытлар (күбекләнгән ак пластиктан ясалган роллар савыты, күкәй савытлары, торт капкачлары һәм поддоннары – барысы да чиста, ризык калдыкларыннан арындырылган).
Комсомольское күле, Дәрвишләр бистәсе, Парк ур., 27а, 20-нче апрель, 9.00 сәгатьтә
Шимбә көнне Комсомольское күле янындагы территорияне чүп-чардан арындырачаклар. Өмә бөтен гаилә өчен «Чиста район» команда квесты форматында узачак. Уен кагыйдәләре гади: командалар 2-дән 4-кә кадәр кешеле составта стартта теркәлә һәм чүп җыя. Калдыкларны аерып җыйган өчен катнашучыларга баллар өстәлә. Иң күп балл җыйган команда җиңү яулый. Җиңүчеләрне призлар һәм күңелле бүләкләр көтә.
Перчаткалар, пакетлар, кирәк булган очракта яңгырдан каплаучы өске киемнәр оештыручылар тарафыннан бирелә. Конкурслар, викториналар, кайнар чәй, старт алдыннан разминка катнашучыларга туңарга ирек бирмәячәк һәм яхшы кәеф тудырачак.
Бишбалта бистәсе, 20-нче апрель, 9.00 сәгатьтә
Киров районының Бишбалта бистәсендә, 20-нче апрельдә #НаМетле һөнәри өмәләр эстафетасы дәвам итәчәк. 9.00 сәгатьтә барлык теләүчеләрне Балыкчы бакчасында һәм Минусинская урамы буенча 1-нче номерлы йорт һәм Клара Цеткин урамы буенча 11-нче номерлы йорт ишегалларында көтәләр. Барлык мәйданчыкларда да бәйгеләр һәм активлык оештырылачак, ә иң аерылып торган катнашучыларны бүләкләр көтә.
Изге Серафим Саровский храмыннан Габишев урамына кадәр экологик йөгереш, 20-нче апрель, 15.00 сәгатьтә
Гомумшәһәр өмәсе көнендә Казанда Россиягә Скандинавиядән килгән гадәти булмаган экологик ярыш – плоггинг узачак. Плоггинг - ул билгеле бер дистанциягә йөгерү, нигездә, пластиктан торган чүп-чарны җыю белән берләштерелгән. Шундый Беренче Экологик ярыш Сафиуллин урамындагы Изге Серафим Саровский чиркәвеннән Габишев урамына кадәр узачак.
Йөгерештә катнашучылар бу мәйданны пластик чүп-чардан һәм башка көнкүреш калдыкларыннан чистартачак. Йөгереш барышын координаторлар контрольдә тотачак. Бәйрәм ахырында барлык теләк белдергән катнашучыларны да кайнар чәй һәм пироглар көтә.
Чараны оештыручылар 14 яшьтән өлкәнрәк барлык теләүчеләрне экологик йөгерүгә кушылырга чакыра. Чара 15.00 сәгатьтә башлана, катнашучыларны туплау 14.30 сәгатьтә Серафим Саровский храмының якшәмбе мәктәбе янында булачак, дип хәбәр ителә Татарстан митрополиясе сайтында.
Киров һәм Мәскәү районнары, 24-нче апрель -18-нче май, 9.00 сәгатьтә
Хәер, казанлылар шәһәр территорияләрен төзекләндерүгә 20-нче апрельдән соң да кушыла алачак. Киров районында #НаМетле шимбә өмәләре 24-нче апрельдә Юдинода, 15-нче майда – Жилплощадка микрорайонында, Төньяк вокзалда һәм Левченко торак массивында, ә 18-нче майда Изумрудное күлендә, Түбән Зареченская һәм Киров дамбаларында узачак. Чаралар 9.00 сәгатьтә башлана. Гомумшәһәр өмәсендәге кебек үк, район халкын да бәйгеләр, активлык һәм бүләкләр көтә.
Парклар, скверлар һәм Кабан яр буе, 27-нче апрель, 10.00 сәгатьтә
Казан паркларының һәм скверларының территорияләрен чистарту 27-нче апрельдә дәвам итәчәк. Бу көнне казанлылар Горький исемендәге үзәк мәдәният һәи ял итү паркында, Лядской бакчасында, «Крылья Советов» паркында, «Сосновая Роща», «Континент» паркларында, Фучик урамы буенча урнашкан бульварда, Кабан күле яр буенда узачак өмәләргә кушыла алачак.
Өмәдә катнашучыларга урыннарда фирма эшче алъяпкычлары, перчаткалар, тырмавычлар һәм башка инвентарь биреләчәк, ә соңыннан кайнар чәй белән сыйлаячаклар.
Сүз уңаеннан, бу көнне «Крылья Советов» паркында иске көнкүреш техникасын, ә Горький исемендәге паркта кирәкмәгән кием-салымны тапшырырга мөмкин булачак. Моннан тыш, Горький исемендәге паркта «Рональд Макдональд йорты» хәйрия фонды белән бергә теләгән һәркем дүләнә үсентеләрен утырта алачак.