Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
10.09.2022, 09:47

Зөбәрҗәт күлендәге өмә 17 нче сентябрьдә квест-уен форматында узачак

Катнашучыларга сулык ярын чистартырга һәм калдыкларны сортларга аерырга кирәк булачак.

Фото: Казан шәһәре KZN.RU

(Казан шәһәре KZN.RU, 10 нчы сентябрь). 17 нче сентябрьдә Юдино поселогындагы Зөбәрҗәт күлендә өмә узачак. Анда катнашучылар «Чиста уеннар» квест-уен форматында әйләнә-тирә мохитне саклауга өлеш кертә алачак.

Һәр командада күп дигәндә дүрт кеше булырга тиеш. Катнашучыларга чикләнгән вакыт эчендә күл ярын чистартырга һәм алга таба эшкәртү өчен калдыкларны сортларга аерырга туры киләчәк. Уенчылар пластик, пыяла һәм металлны сортлау өчен арттырылган баллар алачаклар, аеруча куркыныч калдыклар, мәсәлән, батарейкалар тапкан очракта аларга тагын да күбрәк очколар биреләчәк.

Экологик акция 11:30 сәгатьтә башлана. Катнашучыларга кирәкле инвентарь урында биреләчәк. Алар өчен трансфер да оештырыла. Катнашу өчен гаризалар 15 нче сентябрьгә кадәр сылтама буенча кабул ителә. Команда капитаннарына Telegram-каналга кушылырга кирәк, дип хәбәр иттеләр ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Квест-уен вакытында командаларга ведомство белгечләре һәм Рус география җәмгыятенең региональ бүлеге дайверлары ярдәм итәчәк. Өмәдән тыш, катнашучылар өчен концерт программасы һәм кыр кухнясы оештырылачак.

Чара «Россия суы» бөтенроссия акциясе һәм «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты кысаларында ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы, «Чиста булачак» яшьләр хәрәкәте һәм Рус география җәмгыяте ярдәме белән үткәрелә.

Барлык яңалыклар