В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
5 май көнне төнлә һәм иртән Татарстан территориясендә томан көтелә.
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче май). Татарстан һәм аның башкаласында яшәүчеләрне җылы ял көннәре көтә. Киләсе тәүлектә алмашынучан болытлы һава фаразлана, явым-төшем көтелми. Төнлә Казанда 2-4 градус җылы булачак, республикада 0+5 градус көтелә. Көндез 5 майда һава 13-15 градуска кадәр җылыначак, Татарстанда – 12-17 градуска кадәр. Төньяк-көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан уртача җил исәчәк.
ТР Гидрометеоүзәге кисәткәнчә, 5 май көнне төнлә һәм иртән Татарстан территориясендә томан көтелә.
Татарстан буенча якшәмбе, 6 май көнне, шулай ук алмашынучан болытлы һава көтелә. Урыны белән бераз яңгыр явачак, көндез яшен булырга мөмкин. Иртән көньяктан уртача тизлектә җил исәчәк, көндез җилнең көче 17 м/с булырга мөмкин. Төнлә минималь тепреатура +3-8 градус тәшкил итәчәк, көндез максималь температура - +17-22 градус.