В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Жюри һәм тамашачыларга «Дети над пропастью» спектаклен тәкъдим иттеләр.
Фото: Казан яшь тамашачылар театры матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 31 нче март). Казанның яшь тамашачылар театрының «Театралка» студиясе 24-28 нче март көннәрендә Төмәндә узган «Кече сәхнә» III бөтенроссия балалар-яшүсмерләр һәвәскәр театрлары фестивале лауреаты булды.
Студия коллективы чараны балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр өчен «Рядом» театр үзәге мәйданчыгында «Дети над пропастью» спектакле белән ачып җибәрде. Спектакль ике тапкыр күрсәтелде: жюри һәм фестивальдә катнашучылар, шулай ук Төмән халкы өчен, дип хәбәр итә Казан яшь тамашачылар театры матбугат хезмәте. Икенче күрсәтүдән соң фикер алышу булды, анда тамашачылар үз тәэсирләре белән уртаклаштылар.
«Театралка» студиясе 2018 елда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәме белән һәм «РИТЭК» акционерлык җәмгыятенең социаль проектлар конкурсында җиңү нәтиҗәсендә ачылды. Хәзер студиядә 15 яшьтән 22 яшькә кадәрге 25 кеше шөгыльләнә, анда 14 яшьтән өлкәнрәк булган һәркем эләгә ала. Дәресләр бушлай уздырыла.