В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Чаралар 26 мартта, шулай ук 2 һәм 15 апрельдә узачак
«Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Апуш» балалар театр студиясеннән «Көндәлек» биографик пьесасы күрсәтеләчәк. Әсәр Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган.
Яшь артистлар белән бергә тамашачылар үткәндәге көндәлек битләрен ачачак һәм сугыш чоры балалары нинди булганлыгын, аларга ниләр кичерергә туры килгәнлеген, нинди тарихлар һәм яшерен серләр язганын беләчәк.
Спектакльне язучы Гөлүсә Батталова пьесасы буенча куйдылар. Драматик әсәр Казан мэриясенең «Алмачуар» балалар һәм яшүсмерләр аудиториясе өчен татар телендә пьесалар бәйгесендә җиңүче булды.
Сәхнәгә «Апуш»ның 37 шәкерте чыгачак. Сәхнә белән ТР атказанган артисткасы, К.Тинчурин исемендәге театр актрисасы Резеда Сәлахова шөгыльләнде. Музыкаль әсәрләрне балалар белән бергә Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Г.Кариев исемендәге театр вокалы укытучысы Лилия Зәйнуллина өйрәнде. Студия җитәкчесе, актерлык осталыгы педагогы Алия Фәйзрахманова режиссер булды.
26 мартта, шулай ук 2 һәм 15 апрельдә шәһәр халкы театр тамашаларына йөри алачак, дип хәбәр иттеләр Казан башкарма комитетының тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлегендә.