Ярышлар Татарстан башкаласында тугызынчы тапкыр оештырылачак, югары һәм урта махсус белем бирү йортлары студентларыннан командалар җыячак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче октябрь). 8-нче октябрьдә Казанда машина йөртү осталыгы буенча ел саен студентлар арасында уздырыла торган «Автосессия» шәһәр конкурсы узачак.
Ярышлар Татарстан башкаласында тугызынчы тапкыр оештырылачак, югары һәм урта махсус белем бирү йортлары студентларыннан командалар җыячак. «Автосессия»дә алар юл хәрәкәте кагыйдәләрен, автомобильне фигуралы йөртү кагыйдәләрен белүләрен күрсәтәчәкләр, шулай ук «Тормыш иминлеге өчен юллардагы куркынычсызлык» дигән иҗади конкурста чыгыш ясаячаклар.
Яшь йөртүчеләрдә юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү күнекмәләрен ныгыту, яшьләрне юл хәрәкәте иминлеген пропагандалауда катнашуга җәлеп итү, халыкта юл-транспорт культурасын һәм закон нигезендә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен формалаштыру чараның төп бурычлары булып тора.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча ЮХИДИ бүлеге статистикасы нигезендә, агымдагы ел башыннан Казанда автотранспорт йөртүчеләр гаебе белән килеп чыккан 1,1 меңнән артык юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 21 кеше һәлак булган, һәм 1,4 меңгә якын кеше төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. Якынча һәр сигезенче авария машина йөртү стажы 2 елдан артмаган автомобильчеләр гаебе белән килеп чыга. Шулай ук юл-транспорт һәлакәтләрендә һәлак булучыларның һәр дүртенчесе - юл йөрүчеләр, дип хәбәр итәләр идарәдә.