1,5 айлык курслар Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтында башланды.
(Казан шәһәре KZN.RU, 20-нче март). Казанда экскурсоводларны өйрәтү курслары старт алды – аларга КФУ Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтының фарсы телен белгән 25 студенты йөри. 1,5 айлык курслар тәмамлангач, аларга сертификат биреләчәк. Алар буенча студентлар футбол буенча 2018 елгы дөнья чемпионаты вакытында гид-тәрҗемәчеләр булып эшли алачак.
108 сәгатькә испәләнгән курс үз эченә теоретик һәм гамәли дәресләр ала. Ике атна дәвамында студентлар теоретик мәгълүмат туплаячак, шуннан соң объектларга чыгып, гамәли яктан белемнәрен ныгытачаклар. Курсларның лекторы – Казан Экскурсоводлар гильдиясе рәисе Надежда Секретова.
Искәртергә кирәк, футбол буенча дөнья чемпионаты 14 июньнән 15 июльгә кадәр үтә. Казан Россиянең башка 10 шәһәре белән берлектә мундиаль уеннары ткабул итәчәк. Аерым алганда, казанда Иран һәи Испания командалары уеннары узачак. Шул нисбәттән, Казанга күп санда Иран җанатарлары килү көтелә һәм фарсы телен белүче гидларга ихтыяҗ сизелерлек артачак.
Хәзердән үк андый экскурсоводларның аз булуы билгеле булганга, Туризм үсешенә булышлык итү комитеты укыту курслары оештыру инициативасы белән чыкты. Әлеге идеяне КФУ Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты хуплады.
Бмлгеләп үтәргә кирәк, 2017 елда Казанда Ираннан килүче туристлар саны 2016 ел белән чагыштырганда өч тапкыр арткан.