Иң яхшы эшләрнең авторлары үз идеяләрен тормышка ашыру мөмкинлеге алачак.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 11-нче июнь). Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы студентлары шәһәрнең мәктәп ашханәләре өчен дизайн-проектлар эшләде. Алар үз эшләрен Казанның Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты генераль директоры Рима Мөхәммәдшинага тәкъдим иттеләр.
Якын арада белгечләр иң яхшы эшләрне сайлап алачак. Аларның авторлары Казан мәктәпләрендә дизайн-проектларны гамәлгә ашыру өчен хезмәттәшлеккә чакырылачак, дип хәбәр итә Казанның Азык-төлек һәм социаль туклану департаменты.