29-нчы ноябрьдә иң яхшы башкаручылар һәм иҗат коллективлары Ленин исемендәге мәдәни-күңел ачу комплексы сәхнәсендә чыгыш ясаячак.
(Казан шәһәре KZN.RU, 28-нче октябрь). Казанда «һөнәри белем бирү оешмаларының беренче курс студентлары көне - 2019» шәһәр фестивале узачак.
Катнашучылар үзләрен биш юнәлештә күрсәтәчәкләр: интеллект, музыка, бию, театр һәм журналистика. Аларның һәркайсында тагын берничә номинация каралган. Әйтик, сәхнәдән эстрада җырчыларының, яшь рэпчыларның, чирлидерларның, театралларның һәм хәтта циркта эшләүчеләрнең чыгышларын күрергә мөмкин булачак.
Фестивальнең конкурс көннәре 11-нче ноябрьдән 14-нче ноябрьгә кадәр Гайдар исемендәге Казан яшьләр үзәгенең тамашачылар залында узачак. 29-нчы ноябрь көнне Ленин исемендәге мәдәни-күңел ачу комплексының концертлар залында гала-концерт була, анда иң яхшы башкаручылар һәм иҗат коллективлары чыгыш ясаячак.
«Беренче курс студенты көне - 2019» һөнәри белем бирү оешмалары фестивале шәһәрнең һөнәри белем бирү оешмаларының талантлы студентларын ачыкларга һәм аларга ярдәм итәргә, аларның иҗади танылуы һәм интеллектуаль үсеше өчен шартлар тудырырга тиеш, дип хәбәр итә Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты.