В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ул Россиядә уйлап табуны үстерүгә керткән өлеш өчен бирелә
Фото: КФУ медиапорталы
(Казан шәһәре KZN.RU, 26 нчы октябрь). Казан федераль университеты студенты Антоний Свердруп Россия уйлап табуын үстерүгә керткән өлеше өчен Альфред Нобель исемендәге медаль алды. Аның портфолиосында РФнең 17 саклау документы, шул исәптән ике патент һәм ЭВМ өчен программаны дәүләт теркәве турында 12 таныклык бар.
А.Нобель исемендәге медаль Россия табигать белеме академиясе президиумы тарафыннан булдырыла һәм фән һәм практика өчен мөһим әһәмияткә ия булган фәнни ачышлар һәм уйлап табулар өчен бирелә. «Мөгаен, мин кичергән беренче тирән хис – минем институтым һәм гомумән яраткан университетым өчен зур шатлык һәм горурлык», – дип уртаклашты КФУ студенты.
Антоний Свердрупның саклау документлары экологик генетика өлкәсенә карый һәм фәннәр ялганышында башкарылган. Бу метагеном секвенирлау, биоиндикация, молекуляр генетика, молекуляр филогения, биоинформатика һәм сулыкларның экологик торышын бәяләү өчен динамик модельләштерү.
Бүген Антоний Свердруп Фундаменталь медицина һәм биология институтының дүртенче курсында укый. Моңа кадәр ул РФ Президенты стипендиясенә ия булган. Киләчәктә студент магистратурага керергә һәм Сулыкларның экологик торышын бәяләү өчен яңа ГОСТ әзерләүдә катнашырга планлаштыра, дип хәбәр иттеләр КФУның матбугат хезмәтендә.