В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Хәзер Данил Чечела БРИКС уеннарында чыгыш ясарга әзерләнә
Фото: Бөтенроссия җиңел атлетика федерациясе
Казан милли тикшеренү технология университеты студенты Данил Чечела бина эчендә җиңел атлетика буенча 54 нче Россия чемпионатында җиңү яулады. Ярышлар ЦСКАның Мәскәү манежында узды.
Казанлы озынлыкка сикерүдә иң яхшы нәтиҗә күрсәтте (7,88 м). Шулай итеп, Данил Чечела Россия чемпионы титулын яулады. Хәзер спортчы июнь аенда ТР башкаласында узачак БРИКС уеннарында чыгыш ясарга әзерләнә, дип хәбәр иттеләр төбәкнең Спорт министрлыгында.