Көньяк Кореяда узган ярышларда тугыз илдән 130 дан артык бала катнашты
Фото: «Татарстанның стандартация һәм метрология үзәге» ФБУ матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 25 нче август). Казан элемтә техникумы студенты Данил Буртов Россия җыелма командасы составында XVIII Халыкара яшьләр стандартлары олимпиадасы призеры булды. Интеллектуаль ярыш Көньяк Кореяда узды.
Олимпиада тугыз илдән, шул исәптән Кытай, Индонезия, Сингапур, Казахстан, Япония һәм башка илләрдән 130 дан артык баланы берләштерде. Россияне тугыз төбәк балалары тәкъдим итте, укучыларны Гомумроссия стандартлар олимпиадасы нәтиҗәләре буенча сайлап алдылар.
Инглиз телендә халыкара стандарт проектын эшләү һәм презентацияләү төп бирем булды. Югары сыйныф укучылары йөзләрне тану системаларының җитештерүчәнлеген исәпләү ысулы өстендә эшләделәр, ә аларның кече иптәшләре – электр приводы булган автомобильләр өчен куркынычсызлык таләпләре өстендә. Жюри эшләрне халыкара стандартларның тормышка ашырыла алуына, адекватлыгына һәм үзенчәлегенә карап бәяләде.
Олимпиада нәтиҗәләре буенча Россия командасы Корея индустриаль сәнәгать технологияләре үлчәү институтыннан ике мактаулы махсус бүләк алды. Моннан тыш, ул «Талантлар тамашасы» иҗади ярышында җиңде, анда балалар ике номер башкарды, дип хәбәр иттеләр «Татарстанның стандартация һәм метрология үзәге» ФБУ матбугат хезмәтендә.