Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
10.04.2019, 11:00

Казанда Студентлар Җиңү маршы 30 апрельдә узачак

Чара Казан Кремле каршындагы мәйданда башлана, анда герой-шагыйрь Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр куелачак.

(Казан шәһәре KZN.RU, 10-нчы апрель). Казан федераль университеты студентлары һәм укытучылары 30-нчы апрель көнне Казанның Кремль урамы буенча Җиңү маршын узачак. Акция Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган. Чарада 5 меңнән артык кеше катнашачак.

Чара Казан Кремле каршындагы мәйданда башлана, анда герой-шагыйрь Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр куелачак. Чарада Казан федераль университеты студентлары, укытучылары һәм аны тәмамлаучылар, мактаулы батальоны, федераль университетларның вәкилләрен җыю взводы, КФУның «Үлемсез полк»ы катнашачак. Бердәм сафта алар Кремль урамы буенча – Муса Җәлил һәйкәленнән алып КФУның төп бинасына кадәр узачаклар.

Быел беренче тапкыр хатын-кызлар хәрби форма киячәк. Моның өчен аларга җитди сайлап алу узарга туры килгән. 200 дәгъва кылучының 60-тан артыгы сайлап алынган. Хәрби-спорт чараларында катнашу тәҗрибәсе булган һәм мондый төрдәге чараларга әзерлек белән таныш булган гүзәл затларга өстенлек бирелгән. Парад белән шулай ук хәрби техника һәм өч ретро-автомобиль дә узачак.

Университет каршындагы мәйданда маршта катнашучыларны студентлар, аспирантлар, укытучылар, университет хезмәткәрләре һәм аны тәмамлаучылар каршы алачак. Биредә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына багышланган университет җәмәгатьчелеге митингы узачак.

Чара ахырында университетның төп бинасы ишегалдында куелган мемориаль тактага чәчәкләр салачаклар, анда үз гомерен Ватан өчен биргән Казан университеты вәкилләренең исемнәре язылган. Марштан соң барлык теләүчеләр дә "кыр кухня"сына бара ала, дип хәбәр итә КФУ матбугат хезмәте.

Барлык яңалыклар