В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Гаризалар 25 мартка кадәр кабул ителә
Яшь казанлылар «Студентлар язы» республика фестивалендә катнаша ала. Гаризалар 25 мартка кадәр 10 иҗат юнәлеше буенча кабул ителә.
Быелның май аенда узачак гала-концертта чыгыш ясау өчен яшь егетләр һәм кызларга берничә этап үтәргә туры киләчәк. Бәйге юнәлешләре арасында – вокаль, инструменталь, бию, театр, шулай ук югары уку йортының гомуми программасы, оригиналь жанр, медиа, видео, мода һәм арт.
Фестивальдә 16 яшьтән 35 яшькә кадәрге студентлар катнаша ала, дип хәбәр иттеләр шәһәрнең балалар һәм яшьләр эшләре комитетында. Профессиональ белем бирү оешмалары һәм югары уку йортлары өчен теркәлү мәгълүматы сылтамалар буенча басылган.
Фестивальдә ел саен республиканың 20 югары уку йортыннан 4000 студент һәм 20 районыннан 50 техникумы катнаша. Быел Татарстанда «Студентлар язы» Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү кысаларында үткәреләчәк.
Чараның максаты – талантлы студентларның иҗади потенциалын тормышка ашыру өчен шартлар тудыру. Оештыручылар – ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, «ТР студентлар лигасы», ТР югары уку йортлары ректорлары советы, Казан балалар һәм яшьләр эшләре комитеты.