Тамашачылар «Зәңгәр шәл», «Әлдермештән Әлмәндәр» һәм «Хуҗа Насретдин» спектакльләреннән өзекләр күрә алачак
Фото: ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте
(Казан шәһәре KZN.RU, 19 нчы июль). Бүген Казан Кремлендә халык-театр перфомансы узачак. Ул этник костюмнарда дефиле һәм татар спектакльләреннән өзекләр күрсәтүне үз эченә ала.
Спектакльдә Казан халкы һәм кунаклары катнашачак. Аларга Г.Камал театры артистларының костюмнарын киеп карарга тәкъдим итәчәкләр. Шулай ук Гавами урыннар ишегалдында импровизацияләнгән подиум оештыралар – анда кичә кунаклары этник костюмнарда дефиле ясаячак.
Чараның тагын бер өлеше – танылган татар спектакльләреннән өзекләр күрсәтү. Тамашачылар «Әлдермештән Әлмәндәр», «Хуҗа Насретдин», «Зәңгәр шәл» спектакльләреннән өзекләрне күрә алачак.
Кичәнең музыкаль өлеше өчен «Алпар» татар этно-музыкаль төркеме җавап бирәчәк.
Перформанс 19:00 сәгатьтә башланачак, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте. Чара «Яңарыш: заманча укуда эпос» фестивале һәм «Мирас һәм традицияләр» күргәзмәсе кысаларында оештырыла.