В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Объектта түбә төзекләндерелә
Фото: ТР Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды
(Казан шәһәре KZN.RU, 23 нче гыйнвар). Казанның «Мәхәббәт» торак комплексында 1-1-1 йорты 48,5% ка әзер. Хәзерге вакытта төзүчеләр объектта түбә төзекләндерә.
ТР Рәисе каршындагы Дәүләт торак фондында хәбәр итүләренчә, күп фатирлы йорт 112 гаиләгә исәпләнгән булачак. Объектны төзү «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының төп бурычларының берсен – Казан халкын арзан һәм уңайлы торак белән тәэмин итүне үтәргә мөмкинлек бирәчәк.
Элегрәк KZN.RU порталы 2023 елда ТР Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды Салават Күперендә биш социаль ипотека йорты төзегәнлеген хәбәр иткән иде.