Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
15.03.2024, 10:04

Мәскәү – Казан югары тизлекле тимер юл магистрале төзелеше 2028 елда башланачак

Эшләр ике этапта башкарылачак

Фото: Денис Гордийко

Мәскәү – Казан югары тизлекле тимер юл магистрален 2028 елда төзи башлаячаклар. Эшләр ике этапта узачак. Бу хакта Россия тимер юллары директоры Олег Белозеров РФ Дәүләт Думасындагы хөкүмәт сәгатендә хәбәр итте.

Башта Мәскәү – Түбән Новгород участогын төзү планлаштырыла. Проектны гамәлгә ашыруның якынча вакыты – 2028 елдан 2031 елга кадәр. Аннары Түбән Новгород – Казан магистрален сала башлаячаклар: аны 2032 – 2036 елларда төзергә ниятлиләр.

Күптән түгел Россия президенты Владимир Путин илдә беренче Мәскәү – Санкт-Петербург югары тизекле магистрале төзелешенә старт бирде. Россия башкаласы белән Казан арасында магистраль төзү турында 2013 елдан бирле фикер алышалар. Югары тизлекле магистраль Татарстан башкаласына бару вакытын 11,5 сәгатьтән 3,5 сәгатькә кадәр кыскартырга мөмкинлек бирәчәк. Узган ел ахырында Россия тимер юлларында проектның әзерлеге турында белдерделәр, моңа кадәр ул дәүләт экспертизасын узды.

Шул ук вакытта Дәүләт Думасының энергетика комитеты җитәкчесе урынбасары Юрий Станкевич үзенең телеграм-каналында сәгатенә 360 км кадәр эксплуатация тизлеге белән үзебезнең илнең югары тизлекле электропоездын булдыру мәсьәләсен хәл итү кирәклегенә басым ясады. Бу транспорт челтәрләрен нәтиҗәлерәк файдаланырга мөмкинлек бирәчәк, дип саный депутат.

Барлык яңалыклар