Объектта нигезне монтажлау, гидроизоляция һәм таш салу эшләре тәмамланган
Фото: Совет районы администрациясе
(Казан шәһәре KZN.RU, 17 нче август). Казанның Совет районы Чебакса торак массивында гомуми практика табибы үзәген төзү 63% ка башкарылган.
Монда нигезне монтажлау, гидроизоляция һәм таш салу эшләре тәмамланган инде. Каплау плитәләре монтажланган һәм түбә урнаштырылган. Эшчеләргә эчке һәм тышкы бизәлешне башкарырга, электрны җайга салырга кирәк булачак, дип хәбәр итә Казанның Совет районы администрациясе.
Исегезгә төшерәбез, шулай ук бу җәйдә Дәрвишләр бистәсендә 6 нчы балалар поликлиникасы филиалы төзелеше тәмамланды. Яңа медицина учреждениесе сменасына 180 кешегә исәпләнгән һәм заманча җиһазлар белән җиһазландырылган.