В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Объектта электр һәм фасад челтәрләрен монтажлау эшләре тәмамланган диярлек
Фото: Совет районы администрациясе
(Казан шәһәре KZN.RU, 11 нче сентябрь). Шәһәрнең Совет районы Чебакса торак массивында гомуми практика табибы һәм педиатр үзәге төзелеше 79% ка тәмамланган.
Район администрациясендә хәбәр итүләренчә, объектта электр һәм фасад челтәрләрен монтажлау эшләре тәмамланган диярлек. Хәзерге вакытта тышкы инженерлык челтәрләрен монтажлау, эчке бизәү һәм медицина учреждениесе тирәсендәге территорияне төзекләндерү эшләре бара.
Исегезгә төшерәбез, Дәрвишләр бистәсендә 6 нчы балалар поликлиникасы филиалы төзелеше тәмамланды. Яңа медицина учреждениесе сменасына 180 кешегә исәпләнгән һәм заманча җиһазлар белән тәэмин ителгән.